Эх,сез матур кезлар-Tatarskaya Narodnaya

tatarskaya muzika

Рейтинг песни: 0

Исполнитель: Tatarskaya Narodnaya

Песня: Эх,сез матур кезлар

Длительность: 03:16

Добавлен: 2015-05-19

Текст песни просмотрели: 451


Скачать файл
Разные песни этого исполнителя Tatarskaya Narodnaya
Текст этой песни:

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мы считаем, что вам захочется посмотреть ещё и вот это или то:
Фильмы
Руслан Хасаншин "АмуРус" - Эх, сез матур кызлар (Татарская народная песня)
Комментарии (0)
Написать комментарий